+24 °С
Яңгыр
Һәрбер сәнгать номеры, һәр чыгыш югары патриотлык рухы һәм туган илгә сөю, чиксез хөрмәт хисе белән сугарылган иде. Шуңа да Гаилә ялы паркы сәхнәсендәге бу күркәм тамашаны күзәтергә бихисап кеше җыелды. Традиция буенча чара бәйрәмнең гимнына әверелгән “Җиңү җыры” белән тәмамланды. Барлык чыгышлар да батырлыкка дан белән сугарылган иде. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев бәйрәм концертына җыелучыларны сәламләп, Бөек Җиңү көне белән тәбрикләде һәм зур горурлык белән махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның әти-әниләренә алар хезмәт иткән хәрби частьләр командирларыннан Рәхмәт хатларын тапшырды, ветераннарны хөрмәтләде. Бу хакта тулырак – гәзитнең киләсе санында.