Бүген Ташкалмаш авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбызның исемен мәңгеләштерү хөрмәтенә обелиск ачу тантанасы үтте. Көн шактый салкын булуга карамастан, бу истәлекле вакыйгага олысыннан кечесенә кадәр бөтен авыл халкы, кунаклар җыелган иде. Әлеге истәлекле чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев, Башкортстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары, Ташкалмаш авылында туып үскән якташыбыз Рөстәм Гыйззәтуллин, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, Чакмагыш районы якташлары оешмасының рәисе Фәрит Гыйндуллин да катнашып, биредә җыелучыларны сәламләде һәм тәбрикәү сүзләрен җиткерде. Бөек Ватан сугышы елларында Ташкалмашбаш авылыннан 161 кеше сугышка китә. "Бер кайтмасак, бер кайтырбыз", дип китсәләр дә аларның 100дән артыгы яу кырларында мәңгелеккә ятып кала. Кызганычка каршы, Җиңү белән кайтканнары да күптән вафат. Бу дәвердән соң көннәр, еллар, гасырлар — никадәр генә вакыт узмасын, аларның исемнәре, алар кылган батырлыклар кешелек хәтерендә мәңге сакланып калачак. Каһарманнарыбызның даны һәйкәлләрдә яши һәм яшәячәк! Бу хакта тулырак – гәзитнең киләсе санында.