ИГЕНЧЕ
+24 °С
Дождь
Новости
13 Мая 2024, 10:15

70 ел бергә – куеп иңне-иңгә

Киндеркүл авылынды яшәүче Гәрәевлар гаиләсе “Изге туй”ларын каршы алдыШушы көннәрдә Киндеркүл авылында игелекле гомер кичерүче Нәҗметдин Гыйләз улы белән Рифа Гыймәдислам кызы Гәрәевларның бергә торуларына 70 ел тулды.

70 ел бергә – куеп иңне-иңгә70 ел бергә – куеп иңне-иңгә
70 ел бергә – куеп иңне-иңгә


Киндеркүл авылынды яшәүче Гәрәевлар гаиләсе “Изге туй”ларын каршы алды
Шушы көннәрдә Киндеркүл авылында игелекле гомер кичерүче Нәҗметдин Гыйләзетдин улы белән Рифа Гыймәдислам кызы Гәрәевларның бергә торуларына 70 ел тулды.
Изге туй көннәре белән аларны Үрнәк авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәсимә Зәйнетдинова, Киндеркүл авылы клубы мөдире Раушания Гәрәева тәбрикләде.
Нәҗметдин ага белән Рифа апа 1954 елда йөрәкләрен никах җепләре белән бәйли. Бүген алар икесе дә – 9 дистәне узган инде. Өлкән яшьтә дә бер-берсенә карата сөю, хөрмәт хисләрен саклаган алар. Бу күркәм гаилә дүрт батыр улга гомер һәм тәрбия биреп, аларны олы тормыш юлына чыгарган.
70 ел бергә тору бәхете һәркемгә дә елмаймый. Рифа апа белән Нәҗметдин абыйга сокланып кына карарлык. Аларга ныклы сәламәтлек, хәерле, озын гомер телибез!

70 ел бергә – куеп иңне-иңгә
70 ел бергә – куеп иңне-иңгә
70 ел бергә – куеп иңне-иңгә
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас