Биш ел эчендә программа кысаларында республикада 1532 ихата территориясе төзекләндерелгән. 2023 елда 30 муниципалитетта 246 күпфатирлы йортны берләштергән 206 ихата яңа төс алган.
2024 елда “Башкортстан ихаталары” комплекслы төзекләндерү программасын тормышка ашыру максатында республикада 33 муниципалитетта 143 ихата территориясе яңартылачак. Күпфатирлы йорт ихаталарына 254 мең кв. метр мәйданда асфальт салыначак, хәвефсез каучук каплаулы 120 спорт һәм балалар мәйданчыгы, 700 дән артык видеокүзәтү камералары урнаштырылачак.
Республика Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров ярдәме белән районыбызда да күпфатирлы йорт ихаталары күзгә күренеп үзгәрде. 5 ел эчендә район үзәгенең Тынычлык, Кыр (Полевая), Төзелеш (Строительная) урамнарын берләштергән беренче, икенче микрорайоннары ихата территорияләре, Иске Калмаш авылының Нефтьчеләр, Галимов урамнарын үз эченә алган ихаталар төзекләндерелде.
“Башкортстан ихаталары” республика программасы тормышка ашуын дәвам итә: районыбызда быел әлеге программа кысаларында Тынычлык урамының 16,18,20,22,24,26 санлы күпфатирлы йорт аллары ихаталары тәртипкә китереләчәк. Алты күпфатирлы йорт аллларын төзекләндерү үз эченә территориягә асфальт түшәү, яңа машина кую урыннары булдыру, яктырту баганалары, видеокүзәтү камералары, балалар мәйданчыклары урнаштыру һәм биредә яшәүчеләр өчен барлык уңайлыклар тудыру буенча эшләрне берләштерә. Әйткәндәй, монда инде эш кайный: биредә яңа тротуарлар, машина кую урыннары эшләнә башлады.
Әйтеп үтәргә кирәк, Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров 2021 елның 1 июнь көнендә эш сәфәре белән районыбызга килгәндә беренче, икенче микрорайоннарда яшәүче чакмагышлылар белән очрашып киткән иде. Биредә яшәүчеләр республика Башлыгына әлеге ихата территорияләрен төзекләндергән өчен рәхмәт җиткерде. “Күпфатирлы йортларның ихата территорияләрен төзекләндерү буенча эшчәнлекне киләчәктә дә дәвам итәчәкбез”, – дигән иде Радий Фәрит улы чакмагышлылар белән аралашканда. Һәм ул әйткән сүзендә торды: районыбыз үзәге һәм Иске Калмаш авылы микрорайоннары елдан-ел күзгә күренеп яхшы якка үзгәрде, халык өчен уңай шартлар тудырылды һәм бу юнәлештә эшчәнлек дәвам итә.