ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
13 Май 2024, 12:30

Нефтекамск шәһәрендә үткән чемпионатта район йөзен якладылар

Шушы көннәрдә Нефтекамск шәһәрендә дуатлон дисциплинасында триатлон буенча Башкортстан Республикасы беренчелеге һәм ачык чемпионат үтте.

Нефтекамск шәһәрендә үткән чемпионатта район йөзен якладыларНефтекамск шәһәрендә үткән чемпионатта район йөзен якладылар
Нефтекамск шәһәрендә үткән чемпионатта район йөзен якладылар

300 дән артык спортчы шәһәрнең үзәк урамнарыннан йөгерү, велосипедта йөрүдә ярышты. Чемпионатта Ижау, Екатеринбург, Пермь, Әлмәт, Стәрлетамак, Дүртөйле, Благовещен, Усть Катав, Октябрьский, Воткинск, Нытва, Можга, Чайковский, Агыйдел, Ишимбай якларынна килгән спортчылар көч сынашты. Әлеге чемпионатта район йөзен тренер Радим Вил улы Хаҗиев җитәкчелегендә Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе командасы спортчылары яклады. Якташларыбыз Ләлә Шәйхетдинова белән Ильяс Сафин – көмеш, Артём Живайкин – бронза медальләре яулады. Котлыйбыз!

Нефтекамск шәһәрендә үткән чемпионатта район йөзен якладылар
Нефтекамск шәһәрендә үткән чемпионатта район йөзен якладылар
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас