ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
15 Май 2024, 12:30

“Изгелек белән берләшегез” акциясенә кушылдык

Бүген, 15 майда, Халыкара гаилә көнендә, Русиянең 14 шәһәре “Изгелек белән берләшегез” акциясенә кушылды.

“Изгелек белән берләшегез” акциясенә кушылдык“Изгелек белән берләшегез” акциясенә кушылдык
“Изгелек белән берләшегез” акциясенә кушылдык

“Бу – чәч кисү буенча хәйрия акциясе”, – дип уртаклашты үзенең социаль челтәрләрендә Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова. Хәйрия акциясеннән Чакмагыш районы да читтә калмады. Бу көнне шәхси эшкуар, “Эль-студия” җитәкчесе, парикмахер Эльвира Витальевна Мусина социаль приютка килеп, биредә тәрбияләнүче балаларның чәчләрен кисте. Аның оста куллары белән сигез малайның чәчләре тәртипкә китерелде. Исегезгә төшерәбез, биредә ана назыннан мәхрүм булган 16 бала тәрбияләнә. Эльвира бу акциядә беренчегә генә катнашмый. Балалар да аны инде танып тора, алар анытүземсезлек белән көтеп алды. Эльвира аларга күчтәнәчләр дә алып килгән иде. Халыкара гаилә көнендә үткән әлеге акция 300 парикмахер-волонтёрны берләштерде. Башкалабыз Уфа парикмахерлары дүрт мәйданчыкта эшләде. Алар социаль приют, интернат, картлар йортларында тәрбияләнгән, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның якыннарының чәчләрен кисте.

“Изгелек белән берләшегез” акциясенә кушылдык
“Изгелек белән берләшегез” акциясенә кушылдык
“Изгелек белән берләшегез” акциясенә кушылдык
“Изгелек белән берләшегез” акциясенә кушылдык
“Изгелек белән берләшегез” акциясенә кушылдык
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас