ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
16 Май 2024, 11:20

3 урын – безнең район боксчылары командасында!

Алдан хәбәр итүебезчә, 14-16 майда районыбызда авыл җирлегендә яшәүче кешеләр арасында бокс буенча республика ярышлары узды. Ярышларда бөтен республикадан 80нән артык спортчы катнашты. Безнең район боксчылары да анда сынатмады, яхшы нәтиҗәләргә иреште.

3 урын – безнең район боксчылары  командасында!3 урын – безнең район боксчылары  командасында!
3 урын – безнең район боксчылары командасында!


2008-2009 елларда туган егетләр арасында Нияз Шәймөхәммәтов (52кг), Сәмирхан Төхбәтуллин (54 кг), Искәндәр Арысланов (57 кг), Алмаз Богданов (60 кг), Рияз Кудашев (63 кг) 3 урын алды. 2 урынга Айрат Гарифуллин (63 кг), Чынгыз Ибраһимов (48 кг), Артем Мурдашев (50 кг) лаек булды.
2006-2007 елгы юниорлар арасында 3 урынга Данил Йосыпов (67 кг), Вадим Тимофеев (57 кг), Алмаз Абдулов (63.5 кг) ия булды. Никита Строев (86 кг) 1 урынны яулады.

Командалар арасында безнең район 3 урынга чыкты. 2 урында – Учалы, 1 урында – Чишмә районнары.

3 урын – безнең район боксчылары  командасында!
3 урын – безнең район боксчылары  командасында!
3 урын – безнең район боксчылары  командасында!
3 урын – безнең район боксчылары  командасында!
3 урын – безнең район боксчылары командасында!
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас