Мондый үзәкләрне булдыруның максаты – төп һәм өстәмә гомум белем бирү программаларын үзләштерүне тәэмин итә торган яңа укыту һәм тәрбия ысулларын, белем бирү технологияләрен гамәлгә кертү өчен шартлар тудыру. Үзәк компетенцияләрне, цифрлы грамоталылыкны, шахмат белемен, проект эшчәнлеген, балаларның, педагогларның, ата-аналарның иҗади, социаль үзенчәлекләрен тормышка ашыру өчен иҗтимагый киңлек функциясен үти ала.
2023-2024 уку елында «Мәктәп укучыларын инициативалы бюджетлаштыру» программасын гамәлгә ашыру чикләрендә гимназиянең “Медиаүзәк” командасы “Интеллект плюс” проектын тәкъдим итеп, җиңү яулады.
Ул башкалабыз Уфаның социаль, мәдәни һәм икътисади “Шәһәрне үстерү иҗтимагый фонды” һәм Башкортстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкаләтле аппараты фонды ярдәме белән тормышка ашырыла.
Гимназиядә “Интеллект +” иҗтимагый киңлеген ачу тантанасында БР бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Ольга Юрьевна Панчихина, Уфа шәһәрен үстерү иҗтимагый фондының башкарма директоры Дарина Сергеевна Панчихина, муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, муниципаль район хакимиятенең район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин, гимназия директоры Айгөл Әнвәр кызы Әхмәтҗанова, “Медиаүзәк” җитәкчесе Эльвина Илдар кызы Яхина катнашты.
“Интеллект+” иҗтимагый киңлегендә мәгълүмат үзәге, коворкинг бүлеге һәм уен бүлекләре, кече библиотека, мини кухня урнашкан. Аны җиһазландыруга 60 мең сум акча тотылган. Киңлек буенча экскурсияне “Медиаүзәк” әгъзасы Алина Бакиева үткәрде.
Өстәмә белем бирү педагогы Гузәлия Галиева, Эльвина Яхина, Арина Юнусова, Зарина Хафизова, Гөлнур Яхина, Илмира Әрдисламова кунаклар белән мастер-класс һәм күрсәтмә занятиеләр үткәрде. Чара мәктәп укучыларының концерт номерлары белән үрелеп барды.
Мондый киңлек ачу агымдагы уку елының үзенчәлеге булды. Өстәмә белем бирү укучыларның сәләтен ачыкларга һәм үстерергә мөмкинлек бирәчәк, шулай ук сәләтле балалар белән эшләгәндә дә ярдәм итәчәк. Биредә укучыларга төрле проектларны тормышка ашырырга, түгәрәк өстәлләр үткәрергә, документ эшен өйрәнергә, шулай ук ял итәргә дә мөмкинлек булачак.