14 майда бу язылу кампаниясенең тәүге бүләкләре уйнатылды. Алар “Республика Башкортостан” Нәшрият йорты ярдәме белән булдырылды. Тәүге бүләкләр хуҗаларын хаклы ялдагы хезмәттәшебез Данис Тимерхан улы Нәҗмиев Тәүге бүләкләр уйнатылды билгеләде. Призларның хуҗалары – район үзәгенең Г.Латыйпов урамындагы 20нче йортта яшәүче Э.Исламханова (юка юрган), Высоковольтная урамы, 6нчы йорт хуҗабикәсе Г. Рахимкулова ( ю к а плед), Луговая урамының, 42нче йортында гомер итүче А.Хафизова (салат савытлары), Тынычлык урамындагы 2а-14 йорт адресы буенча яздырылган квитанция хуҗабикәсе А.Зөбәерова (тастымал), Гагарин урамындагы 14нче йортның 2нче фатирында яшәүче И.Гыйлемханова (чәйнүк), Совет урамындагы 61нче йорт хуҗабикәсе З.Назаргулова (чәй сервизы), Совет урамының 64-нче йортында гомер итүче З.Газиева (салат савытлары җыелмасы). Без бу гәзит укучыларыбызны шушы сөенечләре белән ихлас котлыйбыз һәм артабан да матбагабыз белән дуслыкны өзми, аның даими укучылары булып калуларына өметләнәбез. Йортыгызга килгән гәзиткә шатлыклы кушымта булган шушы бүләкләр сезгә игелекле хезмәт итсен, дип телибез. Шушы әбүнәчеләребездән озакка сузмыйча призларны редакциядән килеп алуларын һәм килгәндә паспорт, ИНН таныклыкларын да онытмауларын үтенәбез. Ә инде әлегә ниндидер сәбәпләр белән алдагы айларга гәзитебезгә язылырга өлгерә алмаган райондашларыбызга мөрәҗәгать итеп, бу эшне башкарырга санаулы гына көннәр калып бара, дип исегезгә төшерәбез. Агымдагы елның алты аеннан да ким булмаган вакытка язылып, квитанция күчермәсен редакциягә китергән һәр әбүнәчебез бүләкләр отышында катнаша ала. Вакытны сузмый, районыбыз көзгесе булган “Игенче”гә язылып куярга ашыгыгыз, дуслар!