Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Луиза Абдрахманова биредә җыелучы спорт сөюче балаларны сәламләп, яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, призлы урыннарга ирешүләрен теләде.
Фестивальдә Иске Бәшир, Тайняш, Рәҗәп, Чакмагыш беренче, Рапат, Яңа Балтач, Имәнлекул, гимназия, Юмаш урта мәктәпләреннән килгән яшүсмер укучылар урыннан озынлыкка сикерү, электрон коралдан ату, 60м, 1.5 һәм 2 километрга йөгерү, аркада ятып торган килеш гәүдәне күтәрү кебек сынауларны үттеләр.
Бу хакта тулырак гәзитнең киләсе санында таныша аласыз.