ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
20 Май 2024, 10:30

Басу батырларына җырлы-моңлы сәлам

Күркәм традиция буенча, ел саен яз җитү белән чәчү башлангач район мәдәният йортлары һәм авылларның сәхнә осталары авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре өчен концерт программалары әзерләп, җырлы-моңлы чыгышлары белән сәламли, эшкә дәртләндерә.

Басу батырларына җырлы-моңлы сәламБасу батырларына җырлы-моңлы сәлам
Басу батырларына җырлы-моңлы сәлам


Быел да, матур йоладан тайпылмыйча, район мәдәният йортының Гөлназ Сәлимова җитәкчелегендәге “Чаткылар” агитбригадасы артистлары районыбызның «Алга», «Герой», Ленин исемендәге хуҗалыклары басуларында булып, игенчеләребезнең төшке аш вакытын җыр-биюләр белән бизәде.
Гөлназ Сәлимова, Ривенер Гобәев, Илсөяр Габдрахманова, Рүзил Гафаров, Рәсим Батыргәрәев, Альберт Арысланов, Айнур Шакиров, Руден Бәдретдинов, Илвир Әхъяров, Әлфия Шәфыйкова, Илдар Хәмидуллин, Эльвира Гайсина, Резеда Хәмәдиярова, Тәгъзимә Мөхәммәтдинова, Резида Әхмәтова, Тәгъзимә Мөхәммәтгәрәева игенчеләргә җыр-биюләр бүләк итеп, күңелле ял минутлары оештырды.
“Хәерле сәгатьләрдә язгы басу эшләрен башлап, орлыкларны тәүге буразналарга салып, шушы чәчелгән игеннәрдән мул уңышлар алырга язсын.
Җиң сызганып тырышып эшләп,
Яулап алып зур уңыш,
Булып тугры вәгъдәгезгә
Үтәлсен изге бурыч” – дигән теләкләрен җиткерделәр басу уңганнарына мәдәният хезмәткәрләре.

#АгроВкомплексе и #АПКмоимиглазами

Басу батырларына җырлы-моңлы сәлам
Басу батырларына җырлы-моңлы сәлам
Басу батырларына җырлы-моңлы сәлам
Басу батырларына җырлы-моңлы сәлам
Басу батырларына җырлы-моңлы сәлам
Басу батырларына җырлы-моңлы сәлам
Басу батырларына җырлы-моңлы сәлам
Басу батырларына җырлы-моңлы сәлам
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас