+22 °С
Яңгыр
Эмоциональ «яну» синдромы көннән-көн арта барган эмоциональ һәм физик арудан гыйбарәт. Ул, гадәттә, кешеләр белән эшләгәндә эмоцияләргә чамадан тыш бирелүгә җавап рәвешендә барлыкка килә. Кешенең мондый халәте хәтта халыкара авырулар классификациясенә дә кертелгән. Бу синдромның нинди җитди авыру икәне шуннан аңлашыла инде.
Эмоциональ «яну» нәрсәсе белән куркыныч? Аны ничек чамаларга? Ничек сакланырга? Тренинг вакытында психолог белән шул хакта сөйләштеләр.