Даян Мурзин исемендәге Кушнаренко күп профильле һөнәри колледжның 4 курс студенты Венера Айдар кызы Нургалиева 22 апрельдән 17 майга кадәр Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 2В сыйныфында педагогик практика үтте (остазы Зөлфия Ильяс кызы Митрофанова). Практика үтү чыгарылыш квалификация эшләрен язу өчен кирәкле нигез һәм булачак укытучы өчен практик әзерләүнең соңгы этабы булып тора.
Уку эшчәнлеген оештыру һәм укучыларны мотивацияләү өчен практика вакытында үткәрелгән дәресләрдә төрле ысуллар һәм алымнар сайланды. Венера Айдар кызы дәресләрендә балаларның игътибары үсте һәм сакланды, хәтер, фикерләү, күзаллауны үстерү буенча эшчәнлек алып барылды, репродуктив һәм эзләү эшчәнлеге ысуллары кулланылды. Дәресләрнең эчтәлеге программа таләпләренә, куелган максатларга туры килде һәм вакыт буенча катгый бүленде. Булачак укытучыга кызына диплом эшен уңышлы яклавын һәм барлык дәүләт имтиханнарын яхшы тапшыруын телибез.