+28 °С
Болытлы
Калмашбаш урта мәктәбенең тәрбия буенча киңәшчесе Г.Ф. Аллабирдина мәктәп музеена экскурсия үткәрде. Балалар Бөек Ватан сугышы елларында фронтта һәм тылда якташларыбызның батырлыклары, хәрби бүләкләр турында игътибар белән тыңладылар, экспонатларны карадылар. Балаларшулай ук мәктәп тарихы, аның чыгарылыш укучылары һәм укытучылары турында күп кызыклы мәгълүмат алдылар.