+22 °С
Яңгыр
Чара Русия эшкуарлыгы көненә багышланды. Спартакиада катнашучыларны муниципаль район хакимияте башлыгының экономика һәм финанслар буенча беренче урынбасары, муниципаль районның финанслар идарәсе начальнигы Дамир Фәнил улы Низамов, Чакмагыштагы “Минем бизнес” аерым бүлекчәсе җитәкчесе Гөлшат Ренат кызы Хәмидуллина сәламләде һәм бәйрәм белән тәбрикләп, Рәхмәт хатлары тапшырды. Ярышлар дәвамында анда катнашучылар шашка, дартс, гер күтәрү, электрон коралдан ату, аркан тарту кебек спорт төрләрендә көч сынашты, кәшәкә, туп ярдәмендә командалар белән ярыштылар. Бу хакта тулырак гәзитнең киләсе санында укый аласыз.