Акцияне үткәрү урыны итеп авыл һәм шәһәр халкы яраткан Сәвәде буе елгасындагы буа сайланды. Биредә җәй айларында райондашларыбыздан тыш, республикабыз халкы да ял итәргә ярата. Аның суы агып тора, чиста. Сулыкларда балыклар күп, үрдәкләр яши. Ләкин барлык ял итүчеләр дә әйләнә-тирә мохитне чиста тотмыйлар. Кызганычка каршы, чүп-чар ташлаучы, шешәләрне ватучы, тәмәке тартучы кешеләр дә очрый, алар табигатькә зур зыян китерә. 2, 3, 4 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре А.Р. Кәримова һәм Э.Н. Солтанова белән бергәләп тирә-якны җыештырдылар, чүп-чардан арындырдылар. Балалар чүп-чарны җыештырып кына калмадылар, ә ешрак очрый торганын хәтта анализладылар.
Табигатьне саклыйк, дуслар! Ул бит безнең уртак йортыбыз...