+24 °С
Яңгыр
Тимашевларның гомер юлы фидакарь хезмәттә үткән. Икесе бергә намуслы хезмәт салган еллар санын кушсаң 90 елдан артып китә.
Олуг юбилейлары белән юбилярларны БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов исеменнән хөрмәтләделәр. Аның ярдәмчесе Мөнирә Җәмигънур кызы Мөхәммәтшина өлкәннәргә иң изге теләкләрен җиткереп, бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырды. Без дә изге теләкләргә кушылып, юбилярларга ныклы сәламәтлек, хәерле озын гомер телибез.