Анда җир шарының төрле почмакларыннан 20 меңнән артык мөселман җыелды. Бу изге чарада чакмагышлыларга да катнашу бәхете елмайды. Район делегациясе имам-хатыйб Дилшод хәзрәт Касыймходжаев җитәкчелегендә бу изге урында булып кайтты.