ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
24 Май 2024, 11:55

Күбәләктәй вальста әйләнеп...

Быел да күркәм традиция буенча район үзәгендә 11 сыйныф укучылары өчен язгы бал оештырылды.

Күбәләктәй вальста әйләнеп...Күбәләктәй вальста әйләнеп...
Күбәләктәй вальста әйләнеп...

Чара Гаилә ялы паркы мәйданында гөрләде. Районның 10 гомум урта белем бирү мәктәпләрен тәмамлаган 105 егет һәм кызны анда ихлас котладылар һәм хөрмәтләделәр. Аларга изге теләкләр теләнде, киңәшләр бирелде, бик күп истәлекләр яңарды. Балның хуҗаларын – чыгарылыш сыйныф укучыларын муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, муниципаль район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Радик Габделфәрит улы Әмирханов, муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколовның ярдәмчесе Мөнирә Җәмигънур кызы Мөхәммәтшина тәбрикләде һәм алдагы тормыш юлларының сикәлтәсез, озын һәм уңышлы булуын теләделәр. Мәйдан шау-гөр килде. 65 пар тантаналы марштан башлап, төрле халык биюләрен башкарды. Моннна тыш чараны район мәдәният йортының Гөлшат Галләмова җитәкләгән “Ярмәк” биюе, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 11 сыйныф укучылары Элина Химәтуллина, Эльнара Мохтарова, Азалия Шәфыйкова чыгышы, Эльза Сәетгәрәева җитәкчелегендә 5 сыйныф укучылары, Рузил Гафаров, Ревинер Гобәев, Эльнара Мохтарова, Юлия Сәетова бизәде.

Күбәләктәй вальста әйләнеп...
Күбәләктәй вальста әйләнеп...
Күбәләктәй вальста әйләнеп...
Күбәләктәй вальста әйләнеп...
Күбәләктәй вальста әйләнеп...
Күбәләктәй вальста әйләнеп...
Күбәләктәй вальста әйләнеп...
Күбәләктәй вальста әйләнеп...
Күбәләктәй вальста әйләнеп...
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас