ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
24 Май 2024, 14:50

Күңелләрдә мәңге кал син, соңгы кыңгырау чыңы...

Соңгы кыңгырау — дәресләр, күңелле тәнәфесләр һәм укытучыларның биргән белеме һәм тормыш күнекмәләре белән үрелеп баручы балачак белән хушлашу символы.

Күңелләрдә мәңге кал син, соңгы кыңгырау чыңы...Күңелләрдә мәңге кал син, соңгы кыңгырау чыңы...
Күңелләрдә мәңге кал син, соңгы кыңгырау чыңы...

Нәкъ менә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме безнең күңелләребездә укытучылар, сыйныфташлар һәм мәктәп еллары турында якты хәтирә булып сакланып калучы күркәм мизгелләрнең берсе булып кала. Бүген Чакмагыш гимназиясендә дә чыгарылыш сыйныфлары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Анда мәртәбәле кунаклар муниципаль район Советы рәисе Ләйсән Раул кызы Мостафина, район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин да килгән иде. Алар укучыларны, укытучыларны һәм әти-әниләрне бәйрәм белән котлады, чыгарылыш сыйныфларга имтиханнарда һәм киләчәк тормышларында уңышлар теләде. Укытучылар, әти-әниләр дә изге теләкләрен җиткерде. Унберенчеләрне тәбрикләргә 1нче сыйныф укучылары да чыкты.  Һәм, ниһаять, сәхнәдә мәктәп вальсы! Чыгарылыш укучылары традицион вальс биеделәр, мәктәп белән саубуллашу җырлары җырладылар, укытучыларына һәм мәктәп хакимиятенә рәхмәт белдерделәр. Бу хакта тулырак гәзитнең киләсе санында таныша аласыз.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас