ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
24 Май 2024, 11:50

Соңгы кыңгырау чыңы олы юлга озата

24 май көнне район мәктәпләрендә соңгы кыңгырау яңгырады.

Соңгы кыңгырау чыңы олы юлга озатаСоңгы кыңгырау чыңы олы юлга озата
Соңгы кыңгырау чыңы олы юлга озата

. Бу уңайдан Чакмагыш беренче урта мәктәбендә дә һәрвакыттагыча искиткеч матур, дулкынландыргыч тантана узды. Соңгы кыңгырау унберенче, тугызынчы сыйныф укучылары өчен генә түгел, укытучылар, әти-әниләр өчен дә үзенчәлекле бәйрәм булды. Бу көнне ак алъяпкыч кигән кызлар назлы күбәләкләрне хәтерләтте. Чарада муниципаль район хакимияте башлыгының социальмәсҗәләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Алия Фаил кызы Сәетова, муниципаль район Советы депутаты Марат Тәлгать улы Мусин, мәктәп директоры Алмаз Рамил улы Бикмөхәммәтов, сыйныф җитәкчеләре, чыгарылыш укучылары һәм аларның ата-аналары катнашты. Светлана Фларис кызы Шакирова укучыларны тәбрикләп: “Алда сезне зур сынаулар көтә. Дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырыгыз, барлык хыялларыгыз тормышка ашсын. Кайда гына укырга керсәгез дә, Чакмагыш беренче урта мәктәбен тәмамлавыгыз белән горурланыгыз!”, – диде. Ул спорт өлкәсендә мәртәбәле уңышларга ирешкән өчен Алина Радик кызы Гобәйдуллина белән Лиана Илшат кызы Шәриповага муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевның Рәхмәт хатларын тапшырды. “Мәктәп белән хушлашу, олы тормышка аяк басу – бу иң матур вакытларның берсе. Якты хыяллар, ачышлар һәм эчкерсез планнар чоры. Сезнең алда чыгарылыш имтиханнары көтә. Аларны тапшырганда үз-үзегезгә ышану хисе һәм уңышлар телим. Максатларыгызга таба кыю барыгыз, бервакытта да ирешелгәннәрдә тукталмагыз! Сезгә белем биргән укытучыларыгызны, туган мәктәбегезне онытмагыз! Хәерле сәгатьтә!” – диде ул үз чыгышында Алмаз Рамил улы Бикмөхәммәтов. Муниципаль район Советы депутаты Марат Тәлгать улы Мусин да яңа тормышка тиздән аяк басучы егет-кызларга күңеле түреннән чыккан изге теләкләрен юллады. Башлангыч сыйныф укытучылары исеменнән укучыларны Лилия Фәриз кызы Габдрахманова котлады, ата-аналарының киңәш-фатыйхасын Илфира Әсгать кызы Гыйләҗева бирде. Укучыларга чын дус һәм киңәшчегә әйләнгән сыйныфы җитәкчесе Илшат Әлтаф улы Шәйхетдинов укучыларга ак юл, якты биеклекләр теләде. Чыгарылыш укучылар исеменнән рәхмәт сүзләрен Тимур Гыйләҗев җиткерде. Мәктәп белән хушлашу – мөһим һәм дулкынландыргыч вакыйга. Алда – имтиханнар. Чыгарылыш укучылары кайсы уку йортына керәсен, киләчәктә нинди һөнәр үзләштерәсен сайлаган инде. Чыгарылыш укучылары кичәсен гадәттәгечә күңелле дә, шул ук вакытта моңсу да вальс бизәде. Ә соңыннан күңелләрне җилкендереп соңгы кыңгырау яңгырады. Бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре, рәхмәт сүзләре – барысы да унбер ел буе алар белән бергә булган укытучыларына, бергәләп тырышкан, дәрес әзерләгән, дулкынланган, борчылган, бу көнне дә тантананың һәр мизгелен күз алмыйча күзәтеп, баласы өчен җан атып торган әти-әниләре өчен яңгырады. Соңгы кыңгырау бу көнне районыбызның 105 унберенче сыйныф укучысы һәм 364 тугызынчы сыйныф укучысы өчен яңгырады.

Соңгы кыңгырау чыңы олы юлга озата
Соңгы кыңгырау чыңы олы юлга озата
Соңгы кыңгырау чыңы олы юлга озата
Соңгы кыңгырау чыңы олы юлга озата
Соңгы кыңгырау чыңы олы юлга озата
Соңгы кыңгырау чыңы олы юлга озата
Соңгы кыңгырау чыңы олы юлга озата
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас