+24 °С
Яңгыр
Чара “Башкортостан” дәүләт концертлар залында үтте. Съезд башланыр алдыннан төбәк җитәкчесе "XXI гасыр славяннары" фестивале мәйданчыгында булды. Ел саен үткәрелә торган фольклор вакыйгасы Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган, ул 24 майда бөтен Русия буенча билгеләп үтелә. Фестиваль профессиональ һәм үзешчән башкаручыларны, иҗади коллективларны, фольклор ансамбльләрен, шулай ук халык һөнәрләре һәм славян кухнясы осталарын берләштерде. Районыбыздан әлеге масштаблы чарада Чакмагыш беренче урта мәктәбенең педагог-психологы Юлия Валиева катнашты.