ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
26 Май 2024, 09:10

Әнвәр абыйга - 95 яшь!

Иске Калмаш авылында игелекле гомер кичерүче Әнвәр Сәйфулла улы Тимашевка 95 яшь тулды.

Әнвәр абыйга - 95 яшь!Әнвәр абыйга - 95 яшь!
Әнвәр абыйга - 95 яшь!

Әнвәр аганың гомер сукмагы тормыш тәҗрибәсенә бай. Ул бар гомерен авыл хуҗалыгында намуслы хезмәт салуга багышлый. Бик күп Мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнгән. Олуг бәйрәме белән аны Иске Калмаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рөстәм Макулов, район ветераннар советы рәисе Идгар Еникеев, авыл ветераннар советы рәисе Айсылу Сәлимгәрәева тәбрикләде. Юбилярга Президентыбыз В. В. Путинның котлау открыткасы белән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас