ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
26 Май 2024, 14:05

VI Бөтенрусия инвестицион сабантуенда катнаштылар

Сибайда VI Бөтенрусия инвестицион сабантуе үтә.

VI Бөтенрусия инвестицион сабантуенда катнаштыларVI Бөтенрусия инвестицион сабантуенда катнаштылар
VI Бөтенрусия инвестицион сабантуенда катнаштылар

Чарада ун чит ил делегациясе катнаша. Чарада эшлекле программага бай: стратегик сессияләр, "түгәрәк өстәл"ләр, дискуссия мәйданчыклары, килешүләргә кул кую һәм пленар утырыш. Урал аръягының туристлык инфраструктурасын үстерү һәм «Урал» икътисади зонасын (МИЗ) булдыру мәсьәләләренә багышланган 20дән артык сессия үткәрелә биредә. Моннан тыш, чара мәйданчыгында дәүләт-шәхси партнерлыкны үстерү, квалификацияле кадрлар әзерләү, ясалма интеллект, мәгълүмат икътисады һәм башка мәсьәләләр дә карала. Әлеге масштаблы чарада Чакмагыш районы татар халкының милли традицияләрен чагылдырган тирмә тәкъдим итте. Конкурс нәтиҗәләре буенча "Ахирәтләр" ансамбле ике дәрәҗәле лауреат, Рәсим Батыргәрәев - "Иң яхшы кияү", самавыр коллекциясе - "Иң яхшы шәхси республика коллекциясе" исемнәренә лаек булды.

VI Бөтенрусия инвестицион сабантуенда катнаштылар
VI Бөтенрусия инвестицион сабантуенда катнаштылар
VI Бөтенрусия инвестицион сабантуенда катнаштылар
VI Бөтенрусия инвестицион сабантуенда катнаштылар
VI Бөтенрусия инвестицион сабантуенда катнаштылар
VI Бөтенрусия инвестицион сабантуенда катнаштылар
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас