Районда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү – икътисадны үстерүнең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Шуны да билгеләп үтәсе килә, эшкуарлык – ул теләсә кем булдыра ала торган һөнәр түгел. Арабызда эшсөяр, тырыш, уңган, тәвәккәл якташларыбыз бар.
Бүгенге көндә районыбызда 644 кече һәм урта эшкуарлык субъекты исәпләнә, аларның 559ы – шәхси эшкуар, 14 кече предприятие, 67 микропредприятие, 4 урта предприятие. Алар барысы да икътисади юнәлештә эшчәнлек алып бара.
Белүебезчә, Башкорстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров республикада бизнес-шерифлар институты булдырды. Безнең районда бу әлегә безгә таныш булмаган, яңа вазыйфаны Рима Рим кызы Рәхимова башкара. “Бизнес-шериф” – ул эшкуарның төп ярдәмчесе. Без муниципалитет дәрәҗәсендә бизнеска ярдәм итүнең барлык институтларын берләштерәбез. Эшкуарлар хокукларын яклау һәм инвестицияләр җәлеп итү белән бәйле функцияләрне гамәлгә ашырабыз”, – ди ул.
Муниципаль район хакимиятендә даими рәвештә “Эш¬¬¬¬¬ку¬ар¬лар сә-га¬те” үт¬кә¬ре¬леп тора. Ул безнең районга инвесторларны җәлеп итү, яңа эш башлаучы һәм га¬мәл¬дәге эшкуарларга ярдәм күр¬сәтү буенча нәтиҗәле чара. Ләкин аны дөрес файдалану, бизнес-план төзү, үз те-ләгеңне, көчеңне һәм мөм¬кинлегеңне дөрес бәһа¬лау, сөйләшү генә түгел, ахыргы нәтиҗә мөһим икән¬леген аңларга кирәк. Бүгенге көндә 20 мондый “Эшкуарлык сәгате” үткәрелгән. 120 млн. сумлык 25 проект каралган.
Районыбыз зур һәм күпкырлы, шуның өчен дә төзелеш, җитештерү, мәгариф һәм авыл хуҗалыгы кебек өлкәләрдә кызыклы идеяләр җитәрлек. Аграр тармак¬ның мө쬬¬¬кин¬¬¬¬леꬬ¬ләре зур.
2019 елдан Башкортстанда кече һәм урта эшкуарлык даирәсенә игътибар аеруча күп бүленә башлады. Бу өлкәдә дәүләт җитәкчесе тарафыннан шактый зур эшләр башкарылды. Эшкуарларга кредитлар һәм субсидияләр рәвешендә финанс ярдәме күрсәтелде.
Районыбызда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, гомумән, үз эшен башлап җибәрүчеләргә мөмкинлекләр зур, уңайлы шартлар булдырыла.
“Чакмагыш районында 2019-2024 елларга кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү программасы” кысаларында 2023 елда үз эшен башлап җибәрүчеләргә 1522,606 мең сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтелгән.
Программа тормышка ашырылган вакыт дәвамында 2009 елдан алып 138 кече һәм урта эшкуарлык субъектына 33, 2 млн сумлык матди ярдәм бүленгән.