«Земский доктор» программасы 50 меңгә кадәр кеше яшәгән торак пунктларга эшкә килгән табибларга бер тапкыр бирелә торган түләүләрне күз уңында тота. Программа кысаларында табиблар миллионнан алып миллион ярымга кадәр, фельдшерлар ярты миллионнан алып 750 мең сумга кадәр акча ала. Программа сәламәтлек саклау илкүләм проектының бер өлеше булып тора.
Чакмагыш районында да «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында «Сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү» төбәк проекты гамәлгә ашырыла. Әлеге программа кысаларында район үзәк дәваханәсендә бик күп яшь белгеч хезмәт юлын башлаган. Аларның берсе – күпләргә инде таныш булган табиб-хирург Вадим Рәфил улы Вәлиев.
Ул 2020 елда Башкортстан дәүләт медицина университетын тәмамлап, район үзәк дәваханәсендә табиб-хирург булып хезмәт юлын башлап җибәрә. Биредә дүрт кенә ел эшләсә дә, ул инде халык хөрмәтен яулап өлгергән. “Кешелекле, зирәк, көчле фикерле, тырыш, игелекле, пациентларга карата үтә дә игътибарлы”, – диләр чакмагышлылар аның турында.
Мең төрле авыруларга дәва тапкан, кешеләрдә өмет уяткан табибларны без фәрештәгә тиңлибез. Ә бит нинди катлаулы, җаваплы ул табиб-хирург һөнәре?!
“Бүген мин кешеләргә ярдәм итә алуым белән бәхетле. Хезмәт юлын башлаганда, әлбәттә, җиңел булмады. Кешеләр хөрмәте һәм рәхмәте мина эшләргә көч бирә”, – ди яшь хирург.
Бүген Вадим Рәфил улы – тәҗрибәле белгеч, хөрмәт яулаган табибларның берсе. Ягымлы карашлы, эшенә җаваплы караган сәләтле табибны хезмәттәшләре дә, пациентлар да ихтирам итә.
Бүгенге көндә перспективалы яшь белгеч яңа препаратлар һәм методикалар белән эшли, аларны практикада куллана һәм уңышка ирешә. 2021 елда ул җаваплылыгы чикләнгән “Идел” җәмгыяте һәм Ришат Дамир улы Арслановның “Рәхмәт, табиб” хәйрия фондының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
Әмма район үзәк дәвахнәсенә барыбер табиблар җитешми әле. Бүген кадрларны тулыландыру өчен табиб-хирург, рентгенолог, тибиб-лор, физиотерапевт, уролог, теш табибы, фельдшерлар, шәфкать туташлары кирәк.