ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
29 Май 2024, 10:35

Афәрин, кызлар!

Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан агымдагы елның 26 апреленнән 28 маена кадәр «Саумы, саумы, әкият!» Башкортстан Республикасы халыкларының туган телләрендә дөнья халыклары әкиятләрен яшь башкаручыларның төбәк ара конкурсы үткәрелде. Анда Чакмагыш 4нче “Әкият” балалар бакчасыннан Сафина Әхмәдуллина һәм Алина Камаева катнашты. Аларның һәрберсе рус халык әкиятен сөйләп, матур чыгыш ясады.

Афәрин, кызлар!Афәрин, кызлар!
Афәрин, кызлар!


Сафина 3 призлы урын алды һәм Илдар Марат улы Мәүлитбирдиннан Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломына лаек булды. Ул иң яшь финалист булды һәм шундый мәртәбәле конкурста уңышка иреште.
Алина да рус халык әкиятен ялгыз башкаруда яхшы чыгыш ясаган өчен шундый ук диплом белән бүләкләнде.
Алар, бик яшь булуларына карамастан, талантлы һәм тырыш. Иҗат сөючәнлекләре һәм җиңүгә омтылышлары ярдәмендә “Әкият” балалар бакчасы әлеге конкурста икенче ел рәттән мактаулы призлы урынга лаек булды. Афәрин, кызлар! Алда тагын да зур җиңүләр көтеп торсын!

Афәрин, кызлар!
Афәрин, кызлар!
Афәрин, кызлар!
Афәрин, кызлар!
Афәрин, кызлар!
Афәрин, кызлар!
Афәрин, кызлар!
Афәрин, кызлар!
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас