ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
29 Май 2024, 11:30

Изгелек юлында – җан җылысы

Олы йөрәкле кечкенә Амаль белән күпләрегез, бәлки, таныштыр. Кушнаренко районында яшәүче икенче сыйныф укучысы Амаль Латыйпов үзенең уенчыкларын сатып, йортсыз мәчеләргә азык сатып ала. Бу “уникаль” егет белән безгә дә танышу бәхете тиде. Бүген ул районыбызның социаль приютына мәртәбәле кунаклар белән килгән иде.

Изгелек юлында –  җан җылысыИзгелек юлында –  җан җылысы
Изгелек юлында – җан җылысы


28 июнь көнне районыбыз социаль приютына БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Рөстәм Марат улы Әхмәдинуров, Кушнаренко муниципаль район хакимияте башлыгы Марат Заһит улы Латыйпов, Чакмагыш муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев килде. Биредә тәрбияләнүче ана назыннан мәхрүм булган сабыйларның хәлен белергә алар белән Амаль Латыйпов та килгән иде. Приютта тәрбияләнгән балаларга ул уенчыкларын бүләк итте.
Кунаклар үзләре белән бүләкләр, күчтәнәчләр һәм кызыклы бай программа алып килгән иде. Бу көнне социаль приюттагы балалар чын тылсымчы (фокусник) белән танышып, рәхәтләнеп күңел ачты.
Балаларга шундый онытылмаслык тәэссоратлар бүләк иткән өчен, игътибар һәм бүләкләр өчен социаль приют җитәкчелеге исеменнән Зөлфия Тимергалиева чиксез рәхмәт җиткерде.

Изгелек юлында –  җан җылысы
Изгелек юлында –  җан җылысы
Изгелек юлында – җан җылысы
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас