Җәйге чорда чарасыз хәлдә торып калмас өчен машиналарның, җиһазларның да техник торышының барлык таләпләргә җавап бирерлек булуы кирәк. Әлеге чарада техниканың янгын сүндерү җиһазлары белән тәэмин ителешен, машиналарның төзеклеген, тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан янгын сүндерүгә әзерлекләре тикшерелде. Смотр барышында эшләр планы билгеләнде, янгын сүндерү командаларына җәйге чорга әзерлек буенча анык бурычлар куелды.
Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев янгын сүндерү дружиналары әгъзаларын сәламләп: “Әлеге чара һәр елда районыбызның янгын күзәтчелеге бүлекчәләре көчләренең катлаулы шартларда янгыннарны сүндерү буенча әзерлеген камилләштерү максатында оештырыла”, – диде. Ул янгын-коткару часте хезмәткәрләренә җиңел булмаган эшләрендә уңышлар теләп, рәхмәт сүзләре җиткерде. Күргәзмәдә катнашкан махсус техника торышына җитәкче уңай бәя бирде.
Район җитәкчесе янгын сүндерү машина-җиһазлары белән яхшы тәэмин ителгән авыл биләмәләренә Рәхмәт хатлары һәм сертификатлар тапшырды. Беренче урынны – Яңа Балтач, икенче – Юмаш, өченче урынны Иске Калмаш авыл биләмәсенең янгын сүндерү командалары алды.
Тикшерү азагында командалар әгъзалары янгын сүндерү осталыгында ярышты. Стартка беренчеләрдән булып Алик Мусин (Яңа Балтач) белән Радик Солтанов (Иске Бәшир) басты.