+28 °С
Болытлы
Гаилә елы кысаларында Имәнлекул авылы китапханәсендә “Берегез өчен берегез кирәк” дип аталган күркәм чара үтте. Анда озак еллар дәвамында бер оешмада намуслы хезмәт салган гаиләләр хөрмәтләнде.
Чарага Эльза һәм Илдар Камаловлар гаиләсе чакырылган иде. Алар тормыш сукмагыннан да бергә атлый, 20 елдан артык Имәнлекул авыл клубында матур итеп эшләп йөриләр. Бу матур гаилә тормышларында булган кызыклы вакыйгалар, якты хәтирәләре, киләчәккә уй-хыяллары белән уртаклашты.
Чара җылы һәм дустанә атмосферада узды.