+28 °С
Болытлы
Әлеге вакытта районда бу якты, күләмле бәйрәмгә әзерлек бара. Дүшәмбе көнне сабантуй үтәчәк мәйданда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев катнашлыгында күчмә киңәшмә үтте. Аның барышында хуҗалыклар, оешма һәм предприятиеләр, учреждениеләр җитәкчеләре, авыл биләмәләре хакимиятләре башлыклары белән бәйрәмне оештыру, хәвефсезлекне тәэмин итү мәсьәләләре тикшерелде, ат чабышлары, спорт уеннары оештырылачак мәйданнар каралды. Бу көннәрдә сабантуй мәйданын төзекләндерү-ямьләү буенча эшләр дәвам итә. Авыл хезмәтчәннәре бәйрәмен югары дәрәҗәдә үткәрү өчен бар тырышлык юнәлтелә.