“Һәр ел саен безнең авыл биләмәләрендә “Иң яхшы трактор” дигән конкурс үтә. Былтыр ул Рәҗәп авыл биләмәсендә узса, быел сездә. Сезнең биләмәдә барлыгы 18 трактор, 9 прицеп исәпләнә. Бүген һәр трактор күздән үткәрелеп, җентекле тикшереләчәк һәм иң яхшыларына урыннар билгеләнәчәк”, – диде Финат Вәсим улы. Биләмә башлыгы Фәнзир Фәнзил улы Мөхәммәдиев да тракторчыларга техник тикшерүләр үтүнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм мондый чараларда актив булырга чакырды.
Артабан Дәүләт техник күзәтчелек идарәлегенң сектор мөдире – баш инженер-инспектор Финат Вәсим улы Сәетов әйдәүче белгеч-эксперт баш дәүләт инженер-инспектор Илнур Мидхәт улы Гафаров белән берлектә техника торышын тикшеръгщ кереште. Тәүдә һәр механизаторларның тиешле категорияләргә ия булуын дәлилләүче документлары тикшерелде. Тикшерү барышында янгын сүндерү җайланмалары, медицина аптечкалары, янгын сүндергеч барлыгы, руль белән идарә итү, яктырту-сиграл бирү приборлары, тормоз системасы төзеклеге, яктырткыч һәм сигнал фаралары янамы, страховкалау сертификатлары, страховкалау чылбыры бармы һәм башкалар – барысы да күздән үткәрелде. Шулай ук техникаларның тышкы кыяфәтенә дә – буялган-буялмаган, чисталыгына игътибар юнәлтелде.
Чара ахырында иң-иңнәр бүләкләнде. Техниканы ел саен үтә торган техник тикшерүгә вакытында һәм сыйфатлы әзерләгәне өчен Рәсүл Әлмөхәммәт улы Кадраев “Иң яхшы трактор” конкурсының җиңүче дип табылды. Радмир Сәхәбин улы Баймиев 2нче урынга лаек булды. 3 нче урынны Фидрат Гәрәби улы Басыйров алды. Җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
#АгроВкомплексе и #АПКмоимиглазами