ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
5 июнь 2024, 09:55

Чара очрашу, аралашу шатлыгы бүләк итте

Чакмагыш Балалар модельле китапханәсендә «Изгелек территориясе» автоном коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә “Лесенка” сенсор-китапханә бүлмәсендә “Күңелле бармаклар” курчак терапиясе буенча күңелле чара узды. 

Чара очрашу, аралашу шатлыгы бүләк иттеЧара очрашу, аралашу шатлыгы бүләк итте
Чара очрашу, аралашу шатлыгы бүләк итте

Сәламәтлек торышы аркасында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшь китап сөючеләр әлеге чараның кунаклары булды. Чарада катнашучылар классик музыка озата баруында бармак гимнастикасын башкардылар, «Аквариум» уенын уйнадылар, биеделәр. Китапханәче Лилия Арысланова балаларны төрле курчаклар белән таныштырды. Перчаткалы курчаклар, таяклы курчаклар, марионеткалар –хәзер инде кызлар һәм малайлар аларны бутамаячаклар, чөнки алар бу курчакларның нинди булуын һәм нәрсәсе белән аерылуын яхшы беләләр. Очрашу барышында алар шулай ук яраткан «Колобок» халык әкиятенең курчак постановкасын сәхнәләштереп карау мөмкинлегенә дә ия булды.
Балалар бу көнне буш вакытларын күңелле һәм кызыклы үткәрделәр, биредә күңелле кәеф һәм аралашу шатлыгы белән тулы мөхит хөкем сөрде.

Чара очрашу, аралашу шатлыгы бүләк итте
Чара очрашу, аралашу шатлыгы бүләк итте
Чара очрашу, аралашу шатлыгы бүләк итте
Чара очрашу, аралашу шатлыгы бүләк итте
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас