ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Новости
5 июнь 2024, 09:55

Куанычлы хәбәр: гимназия укучысы химиядән БДИны 100 баллга тапшырды!

Алдан хәбәр итүебезчә, районыбыз чыгарылыш сыйныф укучылары бу көннәрдә бердәм һәм төп дәүләт имтиханнарын тапшыра. Районыбыз укучыларының Бердәм дәүләт имтиханын йөз баллага тапшырулары – зур шатлык һәм горурлык.

Куанычлы хәбәр: гимназия укучысы химиядән БДИны 100 баллга тапшырды!Куанычлы хәбәр: гимназия укучысы химиядән БДИны 100 баллга тапшырды!
Куанычлы хәбәр: гимназия укучысы химиядән БДИны 100 баллга тапшырды!

 Беренче сөенечле хәбәр дә бар: Чакмагыш гимназиясе укучысы Радмир Сәитов химия фәненнән бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырды. Сәләтле һәм эрудицияле егет төпле белемгә ия, төрле олимпиадалар, конкурслар һәм спорт ярышларының иң актив катнашучысы.
Радмирны һәм аның укытучысы Лилия Мөхәммәт кызы Дәүләтованы уңышлары белән котлыйбыз. Алга таба да укучыларыбызга бердәм һәм төп дәүләт имтиханнарын тапшыруда зурдан-зур уңышлар, хыялларының тормышка ашуын телибез!

Куанычлы хәбәр: гимназия укучысы химиядән БДИны 100 баллга тапшырды!
Куанычлы хәбәр: гимназия укучысы химиядән БДИны 100 баллга тапшырды!
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас