Шушы көннәрдә хәрәкәтләнүдән ямь алучы өлкәннәр “Уңыш” стадионына “Мин яратам сине, томыш” дип аталган спорт чарасына җыелды. Сәламәтлек өчен файдалы чарада әллә кояштан, әллә хәрәкәтләнүдән аларның битләре алсуланып торды.
Бу көнне хаклы ялда булучылар чараны флешмоб белән башлап җибәрде. Аннары бергәләп 400 метр арага спорт йөрешенә стартка бастылар. Алар ярышып кына калмады, бер-берсе белән рәхәтләнеп аралашты, вакытны күңелле үткәрде. 50 яшьтән өстә булуга карамастан, актив апа-абыйларның күбесе күтәренке һәм шат күңелле, спорт биремнәрен бик теләп башкарды.
Рита Әхнәф кызын да районда белмәгән кеше юктыр. Өлкәннәр арасында оештырылучы спорт чараларының берсеннән дә калмый ул. 86 яшьлек Рита апа шпагатка да утырып күрсәтте.
Спорт чарасын Яшьләр үзәге белгечләре Ирина Мансурова, Юлия Хәкимова, Регина Маликова күңелле итеп үткәрде. Ахырда чарада катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.