Ул балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләре турында профилактик әңгәмә үткәрде. Инспектор кызлар һәм малайларга балалар бакчасына барганда, урамда яки велосипедта йөргәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында сөйләде, караңгы вакытта яктылыкны кире кайтара торган элементлар белән кием кияргә кирәклеген ассызыклады. Чөнки, кагыйдә буларак, нәкъ менә игътибарсызлык һәм хәвефсезлек тәртип нигезләрен санга сукмау кайгылы нәтиҗәләргә китерә.
Руслан Марат улы җәяүле балаларның кагыйдә бозулары еш кына юл-транспорт һәлакәтләренә китерүе хакында искәртте. Бу җәяүлеләргә үтәргә ярамаган юл аша чыгу, транспорт чаралары туктаган яки хәрәкәт иткән урыннан чыгу, светофор сигналларын санга сукмау, юл кырыенда таудан шуу һәм аның буенча йөрү. Инспектор күп файдалы киңәшләр бирде, тормышта булган очракларны мисалга китерде, балаларга истәлекләр таратты. Чарада катнашучылар инспектор белән бергәләп җәяүлеләр өчен төп кагыйдәләрне, автомобильдә һәм җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, юл билгеләре һәм аларның билгеләнешләре турында белемнәрне ныгыттылар. Алар шулай ук светофорның ни өчен кирәклеген, аларның нинди булуын, җәяүлеләр өчен нинди сигналлар бирүен искә төшерделәр, көйләүче сигналлары белән таныштылар.
Очрашу барышында балалар инспекторны зур игътибар белән тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Кызыксынучан тәрбияләнүчеләр үзләре дә зур теләк белән сорауларга җаваплар кайтардылар. Очрашу ахырында Руслан Марат улы сабыйларны юлда һәрчак сак һәм игътибарлы булырга чакырды.