Районыбызның зур булмаган Югары Аташ авылында шушы төбәкнең тарихына кереп калырлык зур вакыйга булды. Монда данлыклы дивизия командиры, Беренче Бөтендөнья, Гражданнар, Совет-фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнашкан каһарман якташлары Әхтәм Мөсәлим улы Бәхтизин исемен мәңгеләштергән коены ачу тантанасы үтте. Туган як өчен башкарылган игелекле эшләр программасы чикләрендә авылдашларның, урамдашларның, дүрт сугышта катнашкан каһарман яугирнең туганнарының күмәк көче һәм тырышлыгы белән ул туып үскән нигез каршында казылып, төзекләндерелеп файдалануга тапшырылган бу кое легендар ко мандирның күмәк хуҗалык, урам исемендә мәңгеләштерелгән якты истәлеген янә дә ныгытып, шушы төбәк халкының алдагы буыннарга тапшырылачак мирас-бүләге дә булып тора. Яшь аташлыларның авылныңдан лыклы кешеләрен, туган яклары тарихын белеп, аның белән горурланып үсүләре өчен дә аеруча зур тәрбияви әһәмияткә ия бу игелекле гамәл. Коены халыкка файдалануга тапшыру тантанасын ачып, авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Разалия Лиф кызы Хафизова мәртәбәле кунакларны һәм бәйрәмгә җыелучы авылдашларны сәламләде, коены тергезү эшендә башлап йөргән, аны бүгенге күркәм хәленә җиткерергә ярдәм иткән якташлар – Рамил Хәнәфи улы Шәрәфетдинов, Лилия Риф кызы Сәлмәнова, Гөлзирә Ләбиб кызы Шәрәфетдинова, Вил Хә нәфи улы Шәрәфетдинов, Вәкил Фаикъ улы Зәйнетдинов, Илгиз Мансаф улы Ягъфәровка авыл биләмәсе хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшырды, Югары Аташ халкының биктә бердәм, уңган халык булуын билгеләде. Муниципаль район Советы сәркатибе Фаил Әхнәф улы Ишмо ратов аташлыларны шушы тарихи вакыйга белән тәбрикләп, каһарман якташларының истәлеген мәңгеләштерүгә зур өлеш керткән авылдашлар – Ирек Нәгыйм улы Моратовка, Роберт Закирҗан улы Сәфибгәрәевка, Радик Нәби улы Гәрәевка муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевның Рәхмәт хатларын тапшырды һәм авыл халкын өлкән буын вәкилләренең шушы күркәм үрнәгенә ияреп, «Атайсал» программасында катна шырга чакырды. «Авылыгыз бик матур, киләчәктә аны тагын да төзекләндерергә, матурларга тырышыгыз. Барыгызга да ныклы сәламәтлек телим. Илләре без тыныч булсын, махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребез Җиңү белән кайтсыннар, илне яклаган якташ яугирләрнең истәлеге безнең күңелләрдә һәрвакыт саклансын», – диде Фаил Әхнәф улы. Муниципаль район хакимияте башлыгын урынбасары, авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Илгиз Фаил улы Ихсановка һәм шушы игелекле эшне башлап йөргән, аны тормышка ашыру да үзе дә актив катнашып, оештырган һәм зур ярдәм күрсәт кән өчен авылның имам хатыйбы Рамил хәзрәт Шәрәфетдиновка коены тантаналы ачу хокукы бирелде.