ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
6 июнь 2024, 11:30

Мәктәп яны лагерьлары тәрбияләнүчеләре ГТО тапшыра башлады

Җәйге каникуллар балаларның физик активлыгын сәламәтләндерүне, спорт белән шөгыльләнүне оештыру өчен иң уңайлы чор булып тора. Июнь аенда райондагы көндезге мәктәп яны җәйге лагерьларында ял итүче балалар “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенрусия физкультура-спорт комплексының ГТО программасы буенча тест узу мөмкинлегенә ия. 5 июньдә Иске Калмаш һәм Үрнәк урта мәктәбе укучылары ГТО нормативларын тапшырды.

Мәктәп яны  лагерьлары тәрбияләнүчеләре ГТО тапшыра башладыМәктәп яны  лагерьлары тәрбияләнүчеләре ГТО тапшыра башлады
Мәктәп яны лагерьлары тәрбияләнүчеләре ГТО тапшыра башлады


Үзләренең физик әзерлекләрен – ГТО нормалары сынауларын 7 яшьтән 13 яшькә кадәрге 40ка якын бала үтте. Лагерь тәрбияләнүчеләре, яшь категориясенә карап, югары һәм түбән перекладинда күтәрелү, яткан килеш кулларны бөгеп иелү, ике аяк белән урыннан озынлыкка сикерү, гәүдәне күтәрү, челнок йөгереше, иелү, 30 метрга йөгерү, 1000 метрга катнаш хәрәкәт итү, 1000 метрга, 1500 метрга йөгерү, 150 г авырлыктагы туп ыргыту кебек нормативларда көчләрен сынадылар.
Судьялар балаларның әзерлек дәрәҗәсен һәм сынауларны дөрес башкаруны бәһаладылар. Барлык балалар да сынауларны актив үттеләр һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Мәктәп яны  лагерьлары тәрбияләнүчеләре ГТО тапшыра башлады
Мәктәп яны  лагерьлары тәрбияләнүчеләре ГТО тапшыра башлады
Мәктәп яны  лагерьлары тәрбияләнүчеләре ГТО тапшыра башлады
Мәктәп яны  лагерьлары тәрбияләнүчеләре ГТО тапшыра башлады
Мәктәп яны  лагерьлары тәрбияләнүчеләре ГТО тапшыра башлады
Мәктәп яны  лагерьлары тәрбияләнүчеләре ГТО тапшыра башлады
Мәктәп яны лагерьлары тәрбияләнүчеләре ГТО тапшыра башлады
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас