ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
7 июнь 2024, 09:00

"Хәрәкәт кагыйдәләрен тапкырлау таблицасы кебек бел"

Җәйнең иң кызу вакытында балалар күпчелек вакытларын урамда үткәрәләр. Дуслар белән урамда уйнау, велосипедта йөрү һәм су коену – җәйге төп күңел ачу ысуллары. Ләкин бу чараларның һәрберсендә яшерен хәвеф бар. 4 июньдә Калмашбаш мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан балалар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча "Хәрәкәт кагыйдәләрен тапкырлау таблицасы кебек бел" танып белү - уен чарасы үткәрелде.

"Хәрәкәт кагыйдәләрен тапкырлау таблицасы кебек бел""Хәрәкәт кагыйдәләрен тапкырлау таблицасы кебек бел"
"Хәрәкәт кагыйдәләрен тапкырлау таблицасы кебек бел"


Чара яшь велосипедчылар катнашлыгында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан, шулай ук «Велохәвефсезлек»профилактик чарасын үткәрү кысаларында оештырылды. Очрашу башында алып баручы балаларга велосипед тарихы, аны уйлап табучылар, легендалары һәм тышкы кыяфәт эволюциясе турында сөйләде. Ә чараның икенче өлешендә кызлар һәм малайлар юл хәрәкәте кагыйдәләренең ничек барлыкка килүе, беренче светофорның кайчан һәм кайда уйлап чыгарылуы, светофорның өч төсе нәрсә аңлатуы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм үтәү, нинди юл билгеләре булуы, кайда уйнарга ярый һәм кайда тыелганлыгы турында белделәр. Чара ахырында яшь катнашучылар үз чиратында юл хәрәкәте кагыйдәләрен беркайчан да бозмаячаклары турында вәгъдә иттеләр.

"Хәрәкәт кагыйдәләрен тапкырлау таблицасы кебек бел"
"Хәрәкәт кагыйдәләрен тапкырлау таблицасы кебек бел"
"Хәрәкәт кагыйдәләрен тапкырлау таблицасы кебек бел"
"Хәрәкәт кагыйдәләрен тапкырлау таблицасы кебек бел"
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас