ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
7 июнь 2024, 06:25

Зәбирә әбигә – 95 яшь!

Шушы көннәрдә тыл ветераны Зәбирә Зәки кызы Шәйдуллинага 95 яшь тулды.

Зәбирә әбигә – 95 яшь!Зәбирә әбигә – 95 яшь!
Зәбирә әбигә – 95 яшь!


Зәбирә Зәки кызы Тозлыкуш авылында туып үскән. Гомере буе колхозда савучы булып намуслы хезмәт салган, җиде балага матур тәрбия биреп, аларны тормыш юлына бастырган.
Олуг юбилее белән аны Тозлыкуш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рамил Вәлиәхмәтов, “Алга” авыл хуҗалыгы кооперативының профсоюз оешмасы рәисе Гөлсара Шәехова, мәдәният хезмәткәрләре тәбрикләде.
Бүген Зәбирә әбине балалары, оныклары, туруннары әйләндереп алган. Бу көнне аның хөрмәтенә иң изге теләкләр яңгырады, бүләкләр тапшырылды. Без дә изге теләкләргә кушылып, Зәбирә әбигә ныклы сәламәтлек, хәерле озын гомер телибез.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас