ИГЕНЧЕ
+21 °С
Облачно
Новости
8 Июня 2024, 13:20

Халык уеннары – милли бәйрәмебез бизәге

Сабантуй булгач, милли уеннарсыз, күңел ачуларсыз ул?!

Халык уеннары – милли бәйрәмебез бизәгеХалык уеннары – милли бәйрәмебез бизәге
Халык уеннары – милли бәйрәмебез бизәге

Шуны гына көткәндәй, уеннар башлануын алып баручылар игълан итүгә үк, бала-чага, яшьләр уеннар барган мәйданга ашкынды. Бер яшьлектә, бер картлыкта дип, өлкәннәр дә аларда катнашудан читләшмәде. Нинди генә уеннар юк иде Сабан туенда: бүрәндәдә утырган килеш капчыклар белән бәрешү, вертикаль баганага менү, авыш баганага менү, чүлмәк вату, “әтәчләр сугышы”, көянтә-чиләк белән су ташу кебек милли уеннар белән беррәттән, тачкаларга узыш, аркан тарту, “атта чабу”, бау аша сикерү, күзләрне бәйләгән килеш йөгерү кебек ярышлар да узды. Капчык киеп йөгерү, аякларны бәйләп йөгерүдә җитезлек сыналса, чаңгы киеп узышу үзе бер маҗаралы уенга әверелде. Монда командада эшли белүчәнлек өстенлек алды. Аякка йөзгечләр киеп, йомыркалы кашыкны авызга кабып йөгерүчеләрне, тиен акчаны катык белән тулы тәрилкәдән эзләүне күзәтү дә бик күңелле күренеш булды. Бу ярышлар өлкәннәр арасында да бик кызыклы үтте. Пима ыргытуда, чукмар чөю, җиргә утырып таяк тартышу кебек уеннарда беләк көче сыналды. “Кем көчлерәк?”, дартс уеннарында да көч һәм җитезлектә, төгәллектә көчләрен сынарга теләүчеләр булды.

Халык уеннары – милли бәйрәмебез бизәге
Халык уеннары – милли бәйрәмебез бизәге
Халык уеннары – милли бәйрәмебез бизәге
Халык уеннары – милли бәйрәмебез бизәге
Халык уеннары – милли бәйрәмебез бизәге
Халык уеннары – милли бәйрәмебез бизәге
Халык уеннары – милли бәйрәмебез бизәге
Халык уеннары – милли бәйрәмебез бизәге
Халык уеннары – милли бәйрәмебез бизәге
Халык уеннары – милли бәйрәмебез бизәге
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас