+28 °С
Болытлы
Ярышларны ачу тантанасында муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, Юмаш авыл биләмәсе башлыгы Илсөяр Фәүкать кызы Гарифуллина биредә җыелган республика велосипедчыларын сәламләп, җиңүләр һәм ярышларның имин үтүен теләделәр. Әлеге спорт чарасының баш судьясы Радим Вил улы Хаҗиев ярышлар тәртибе белән таныштырып үткәннән соң, стартка яшь спортчылар бастылар. Бу хакта тулырак гәзитнең киләсе санында таныша аласыз.