ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Новости
8 июнь 2024, 13:30

Нәни дусларыбыз сәләтләрен күрсәтте

Бәйрәмдә шулай ук балалар концерты да оештырылды.

Нәни дусларыбыз сәләтләрен күрсәттеНәни дусларыбыз сәләтләрен күрсәтте
Нәни дусларыбыз сәләтләрен күрсәтте

Балалар биредә үз сәләтләрен сынап карады: сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады, биеделәр. Аны Балалар иҗаты үзәге оештырды. Чарада катнашкан балаларга истәлекле һәм татлы бүләкләр тапшырылды. Балалар өчен бу көнне төрле уен мәйданнары да корылган иде: батут, квадроциклда йөрү, пони атлары исә балаларның яраткан әкияти герое “единорог” итеп бизәлгәннәр иде. Монда карусельләр, балык тотып, шарлар шартлатып бүләкләр оту, аквагримнар, татлы мамык, төрле уенчыклар да сатылды, бик күп төрле сый-хөрмәтләр бар иде. Бәйрәм кунаклары итеп чакырылган җырчы Илназ Гыйльманшинны да биредә балалар уратып алды, аның белән истәлеккә фотосүрәткә төшүчеләр дә байтак булды.

Нәни дусларыбыз сәләтләрен күрсәтте
Нәни дусларыбыз сәләтләрен күрсәтте
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас