Милли көрәш элек-электән сабан туеның аерылгысыз өлеше булып саналган, әлеге бәйрәмнең күрке булган. Бу бәйге әле дә бәйрәмнең иң киң таралган, яраткан ярыш төре булып кала. Бәйрәмгә җыелган халык, аеруча көрәш яратучылар, баһадирларның бил алышканын түземсезлек белән көтеп алды. Милли көрәш барган мәйданда алма төшәрлек тә урын булмады – олысы да, кечесе дә районның иң көчле, иң гайрәтле егетләренең мәйданга чыгып бил алышуларын күзәтте. Көрәшчеләрне иң тәҗрибәле судьялар – баш судья Рөстәм Зыякаев, арбитр судья Рөстәм Миңнебаев хөкем итте. Иң тәүдә яшүсмерләр бил алышты, артабан чират өлкәнрәкләргә җитте. Сабантуй батыры исемен яулау өчен көрәш озакка сузылды, әмма халык таралмады, финалга кадәр көрәш барышын күзәтте. Милли көрәшкә битараф булмаганнар үз көрәшчеләре өчен җан атты. Халкыбызның милли бәйрәме, сабан туеның җаны, мәгънәсе, төп тамашасы булган көрәшне кызыксынып һәм бил алышучыларга көч биреп күзәткән райондашлар исә җаннарына дәрт-дәрман, көч җыйды.