+21 °С
Болытлы
Юкка гына: “Атның даны – егет кулында, ә егет даны – кыюлыгында”, — дип әйтелми бит. Хәзер инде техника заманы булса да, авыл тормышы һәм җир кешесенең гомерлек юлдашы булган атларның бәһа-дәрәҗәләре кимеми, киресенчә, арта гына бара кебек. Районыбыз җирлегендә бу малларны карау-тәрбияләүнең, тугару-җигүнең серләрен белеп башкарган ир-егетләрнең байтак булуы сөендерә. Быелгы сабантуйда үткәрелгән ат җигү бәйгесендә байтак райондашыбыз катнашып, үзләрен сынап карады. Быелгы бәйгедә дә “Заря” хуҗалыгы вәкилләренә тиңләшүчеләр бул- мады.