ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
10 июнь , 12:25

Ат чабышлары – милли бәйрәм таҗы

Гасырлардан-гасырларга дәвам итеп килүче, безне милләт буларак саклап калган милли бәйрәмебез сабан туен кемнәр генә сагынып көтеп алмый икән? Ул көнне-төнгә ялгап, тир түгеп, басу-кырларда, фермаларда эшләүче авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү, данлау да, туганнар, дуслар, якташлар белән очрашу урыны да булып тора.

Ат чабышлары – милли бәйрәм таҗы
Ат чабышлары – милли бәйрәм таҗы

Борынгыдан килгән йола буенча сабан туеның төп тантаналары быел да атлар чабышыннан башланып китте. Башка еллардагы кебек бик тә дулкынландыргыч, дәртләндергеч мизгелләргә бай булды бу ярыш. Җилдән җитез чаптарлар, юртак атлар чабышлары райондашларга, кайткан кунакларга, якташларга бәйрәм кәефе өстәде.
Гадәттәгечә, алып баручылар Рузиль Гафаров белән Радик Шәймөхәммәтов чабышлар башлануын игълан итү белән сабан туе кунаклары мәйданны уратып алды. Төп ярышларга юртаклар старт бирде. Быел “Победа” авыл хуҗалыгы кооперативыннан “Арабика” кушаматлы юртагында Рузил Мостафин беренчелекне бирмәде. Икенче урынны “Монблан” атында җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятеннән Александр Машинец алды. Өченче булып “Заря” авыл хуҗалыгы кооперативыннан “Флоренсия” кушаматлы атында Данияр Хуҗаголов килде.
Чабышкылар ярышында та җилдән җитез чаптарлар катнашты. Быел җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятеннән “Шэрен” айгырын иярләгән Линар Хөснетдиновка тиңләшүчеләр булмады. Икенче урында – “Леди Монро” чаптарында Искәндәр Шәрифҗанов (“Победа” ), өченче урынны “Ленин” исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативыннан “Гера Джой” атында Роберт Хәфизов алды.
Юртаклар ярышында шулай ук Алик Кудрячёв, Илдар Йосыпов, Илшат Шәйхелисламов, Данияр Хуҗаголов, Вячеслав Соколов, Валентин Степанов, Илдар Латыйпов, Илдар Йосыпов, Азат Кудрячёв, Дамир Латыйпов, Айдар Зиннуров катнашты. Чабышкыларны Фидан Гаскәров, Роберт Хәфизов, Илвир Миңнекаев, Азат Әхмәдуллин, Айнур Раянов, Искәндәр Шарифҗанов, Илдар Йосыпов, Денис Аллаяров, Рөстәм Мостафин иярләде.
Бәйрәмнең бу ярышларын уздыруга үзләреннән өлешләрен керткән район халкына, шундый катлаулы мәшәкатьне үз өсләренә алып, атлар чабышын матур итеп уздырган өчен оештыру комитеты әгъзаларына бары тик рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Елкы малын тәрбияләү, аларны сабан туена әзерләү, кунакларны сокландыру бик күп чыгымнар, сабырлык һәм көч таләп итә. Барлык чабышкылар хуҗаларына сабан туен олылап, малкайларны яхшылап тәрбияләп алып килгән өчен рәхмәт. Алдагы елларда да сабан туйларын, ат чабышларын шулай гөрләтеп, исән-имин үткәрергә насыйп булсын. Якташларыбыз, кунаклар узган бәйрәмнең якты хәтирәләрен күңелләрендә саклап, алдагы елларда да сабан туена сагынышып кайтсыннар!

Ат чабышлары – милли бәйрәм таҗы
Ат чабышлары – милли бәйрәм таҗы
Ат чабышлары – милли бәйрәм таҗы
Ат чабышлары – милли бәйрәм таҗы
Ат чабышлары – милли бәйрәм таҗы
Ат чабышлары – милли бәйрәм таҗы
Ат чабышлары – милли бәйрәм таҗы
Ат чабышлары – милли бәйрәм таҗы
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: