Сабантуйны алып баручылар Гөлназ Сәлимова белән Рузил Гафаров бер-бер артлы җырчылар, биючеләрне сәхнәгә чакырды. Җыр-моңнар белән сәхнәләштерелгән күренешләр дә үрелеп барды. Урындагы мәдәният хезмәткәрләре, Радик һәм Розалия Гафаровлар, Нәфисә Әшәрапова, “Ядкарь” ир-атлар вокал ансамбле ( җитәкчесе Урал Гатауллин), халык исемен йөрткән “Чулпан йолдыз” ансамбле, “Идел” гармунчылар ансамбле (җитәкчесе – Ринад Кәримов), Асылъяр” халык биюләре ансамбле (Гөлшат Галләмова), урыс “Берёзка” (Гөлнара Шәймиева), чуваш “Сеспел” (Вера Фомина), “Соверен” (Эльвира Якупова), Балалар сәнгать мәктәбенең балалар бию коллективы (Эльза Сәетгәрәва), “Шатлык” (Рәйлә Нуриханова) моңлы җырлары, дәртле биюләре белән күпмилләтле илебезне данлап, халыкка бәйрәм рухы өстәде.