ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
10 июнь , 12:35

Башкортстан Республикасы Башлыгы Рәхмәт Хатларына лаек булдылар

Бер төркем якташыбыз Башкорстан Республикасы Башлыгы Рәхмәт Хатлары белән бүләкләнде.

Башкортстан Республикасы Башлыгы Рәхмәт Хатларына лаек булдылар
Башкортстан Республикасы Башлыгы Рәхмәт Хатларына лаек булдылар

“Атайсал – кече туган як” республика проектын тормышка ашыруга шәхси өлеш керткәннәре өчен Башкорстан Республикасы Башлыгы Рәхмәт Хатлары белән “Спецтранстрой” җәмгыятенең генеральный директоры Азат Ришат улы Абдуллин, “Артель” җәмгыяте директоры Данир Мәсәбих улы Гәрәев, Уфаның җаваплылыгы чикләнгән “Клапан” заводы җәмгыяте директоры Мөхәммәт Әхнәф улы Гыйлемханов, Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте институтлары үсеше буенча Советы әгъзасы, блогер, якташыбыз Рөстәм Илгиз улы Нәбиев, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы җәмгыяте” предприятиесенең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов бүләкләнде.
“Ленин” исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы водителе Дамир Фәнзил улы Әхмәтов, “Алга” авыл хуҗалыгы кооперативының мал азыгы хәзерләү операторы Фәндәр Фәкил улы Бакиров, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы җәмгыяте” предприятиесенең терлекчесе Илһам Җәвит улы Вахитов һәм тракторчысы Роберт Рифгать улы Гатауллин, “Заря” авыл хуҗалыгы кооперативының баш инженеры Алмаз Фәһим улы Гыйлемханов, “Победа” авыл хуҗалыгы кооперативының ферма мөдире Илдар Нурлыгата улы Гыйльванов, җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятенең машина белән сөт саву операторы Илдария Рәфкать кызы Даукаева, “Герой” авыл хуҗалыгы кооперативы водителе Зиннәт Нәгъбәс улы Мөхәммәтдинов, крәстиян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илдар Альберт улы Хәлиуллин, җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыятенең баш агрономы Рәмзил Ранис улы Хәмәтдинов агросәнәгать тармагындагы күпъеллык фидакарь хезмәтләре өчен Башкорстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: