-14 °С
Болытлы
Шул уңайдан Митрә-Әюп мәдәният йорты мәдәният хезмәткәрләре яшүсмерләр белән бергәләп Иске Үзмәш авылы янындагы чишмәдә экологик акция үткәрделәр. Чишмәләр элек-электән тормыш чыганагы, чисталык, сафлык, пакълек билгесе, күнел тынычлыгы бирүче ял урыны булып санала. Акциядә катнашучылар чишмә тирәсендәге чүп-чарны җыеп, территорияне җыештырдылар. Өмәдә катнашучылар киләчәктә дә биредә чисталык һәм тәртип сакларныр дигән ышанычта калалар.