+21 °С
Болытлы
7-10 отрядлар тәмле иртәнге аштан соң Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә ГТО нормативларын тапшырырга бнәлделәр. 1- 6 отрядлар исә "Без сәламәт яшәү рәвеше яклы" күргәзмәсенә рәсемнәр әзерләделәр. Балалар шулай ук график буенча түгәрәкләрдә дә булдылар. Гомуми лагерь чарасы вакытында укучылар табышмаклар чиштеләр, сәламәтлек, спорт турында мәкальләрне искә төшерәләр, тизлек, чыдамлык һәм җитезлек буенча ярыштылар.